Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 6 казанлы комарлы уеннар оештыруда шикләнелә
Полицейскийлар ачыклаганча, алар Казанның Ак.Глушко, Р.Зорге, Даурия, Островский, Мусин, Краснококшай һәм Кулагин урамнарында уен салоннары тоткан
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Казанның Идел буе районы судына комарлы уеннар оештыруда шикле җинаятьчел төркем вәкилләренә карата кузгатылган җинаять эшләре тапшырылган.
Узган елның җәендә Татарстан башкаласы территориясендә законсыз уен бизнесы оештыруда шикле 6 казанлы тоткарлана. Полицейскийлар ачыклаганча, гаепләнүчеләр 2011 елның июленнән 2014 елның июленә кадәр Казанның Ак.Глушко, Р.Зорге, Даурия, Островский, Мусин, Краснококшай һәм Кулагин урамнарында урнашкан салоннарда уен автоматлары файдаланып, комарлы уеннар үткәргән һәм 150 млн сумнан артык табыш алган.
Төркемне тоткарланучыларның берсе оештырган, ул законсыз эшчәнлекне дә контрольда тоткан. Икенче берсе уен бизнесының киләчәк үсеш юнәлешләрен билгеләсә, өченчесе акча җыю, уен җиһазлары белән тәэмин итү, юридик мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнгән. Шулай ук автоматлар төзеклеге, административ сораулар һәм бухгалтерия өчен җаваплы аерым кешеләр булган.
2014 елның мартында шикләнелүчеләрнең берсе автотранспорт чараларын сату фирмасын гамәлгә куя һәм законсыз уен эшчәнлегеннән кергән акчаларны закон кысаларына кертеп ия булу нияте белән, 2014 елда оешманың исәп-хисап счетына 11 млн. сум акча күчерә.
Әлеге җинаять эше кысаларында фигурантлар офисларында һәм фатирларында 20дән артык тентү үткәрелә. Нәтиҗәдә, полицейскийлар 650ләп берәмлек уен җиһазларын, шул ук сандагы уен платаларын, шулай ук компьютерлар, планшетлар, мобиль телефоннар һәм каралама язмаларны әйләнештән ала.
РФ Җинаять Кодексының 171.2нче маддәсенең 2нче өлешендә (оешкан төркем тарафыннан аеруча зур күләмдә табыш алу белән бәйле комарлы уеннарны законсыз оештырып уздыру), 146нчы маддәсенең 3нче өлешендә каралган (оешкан төркем тарафыннан аеруча зур күләмдә автор хокукларыннан законсыз файдалану), 180нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган (оешкан төркем тарафыннан законсыз рәвештә чит товар билгесеннән файдалану), 174.1нче маддәсенең 4нче өлешендә каралган (җинаять юлы белән аеруча зур күләмдә тапкан акчаны закон кысаларына кертү, аннан файдалану максатыннан, финанс операциясе кылу) җинаять сыйфатлары буенча эш кузгатылган.
Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз