Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 6 градуска кадәр җылыта
Урыны белән яңгыр яварга мөмкин
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Республика буенча урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Кайбер районнарда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 1-6 градус җылы көтелә. Татарстанның төньяк-көнбатыш районнарында - иң җылы, ә көньяк-көнчыгышта иң салкын һава торышы булыр дип фаразлана.
Төнлә Казанда 0-2, көндез 4-6 градус җылы булачак. Яңгыр явуы ихтимал.
30 октябрьгә каршы төндә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Термометр баганалары 1 градус салкынны күрсәтәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз