news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -6 градуска кадәр суытачак

Татарстанда болытлы һава торышы сакланачак.

Татарстанда -6 градуска кадәр суытачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 февральдә, Татарстанда -6 градуска кадәр суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Башта республика көньяк-көнбатыштан килгән циклонның үзәгендә булачак. Аннары төньяк-көнчыгышка түбән басымлы зонаның акрынлап китүе барышында – аның тыл өлешендә булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Татарстанда болытлы һава торышы сакланачак.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кар явачак. Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Аерым районнарда урыны белән аның тизлеге 18 метрга җитәчәк.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары -6 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -2дән +1 градуска кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot