Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 6 ел эчендә меңгә якын мәктәп ремонтланган
Мәгариф учреждениеләрен ремонтлау өчен, республика бюджетыннан 6 елда барлыгы 15,05 млрд сум акча бүленгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Татарстанда ел эчендә 2012-2018 елларда 926 мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итте.
Мәгариф учреждениеләрен ремонтлау өчен, республика бюджетыннан 6 елда барлыгы 15,05 млрд сум акча бүленгән. Бер бина өчен уртача 16 миллион тирәсе акча тотылган дигән сүз.
“Татарстан республикасында социаль әһәмияткә ия объектларны ремонтлау” программасы 2012 елда кабул ителде. Капиталь ремонт 30 елдан артык элек төзелгән биналарга эшләнә. Барлыгы 8 төрле эш башкарыла: түбә, тәрәзәләр, инженер коммуникацияләре, санузел, ишекләр алыштырыла, бинаның алгы ягы, подъезды, керү юллары ремонтлана.
Илдус Насыйров әйтүенчә, кайсы мәктәпләргә ремонт кирәклегенә Мәгариф һәм фән министрлыгы заказ бирә. Төп эшләр инде башкарылган, диде ул. 2017 елда Татарстанда 146 мәктәп ремонтланган, быел 112 бина булыр дип уйланыла.
Министр урынбасары әйтүенчә, Татарстан белән күрше төбәкләрдә максатчан рәвештә тормышка ашырыла торган мондый күләмле программалар юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз