news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 6 айда балалар арасында туберкулез белән авыруның 13 очрагы ачыкланган

Республиканың 18 районында туберкулез белән авыручылар республикадагы уртача күрсәткечләрдән артып киткән.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). 2018 елның 6 аенда Татарстанда балалар арасында туберкулез белән авыруның 13 очрагы ачыкланган. Бу турыда бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында узган "түгәрәк өстәл”дә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Балалар арасында авыруның төп сәбәпләренең берсе - ата-аналарның иммунодиагностика үткәрүдән баш тартуы”, - диде докладчы.

Аның сүзләренчә, хәзергә республикада балаларның 0,9 проценты ата-аналар баш тартуы аркасында иммунодиагностикасыз калган. “Андый балаларның 33 проценты балалар коллективларында йөри. 602 укучы һәм 438 балалар бакчасына йөрүче балалар арасында туберкулез килеп чыгу һәм тарату куркынычын тудыра”, - диде Авдонина.

  • Узган ел Татарстанда биш елга беренче тапкыр балалар арасында туберкулез белән авыручылар саны сизелерлек кимүе күзәтелде. 2016 ел белән чагыштырганда, авыручылар 38,8 процентка кимегән.
  • Узган ел 805 кеше туберкулезга каршы вакцина ясатудан баш тарткан, бу 2016 ел белән чагыштырганда 127 кешегә күбрәк. 2017 елда имунодиагностикадан баш тартучылар арасында альтернатив ысуллар белән тикшерелгән балалар саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 20,3 процентка арткан. Шулай ук тикшерелмәгән балалар саны 11,8 процентка кимегән, узган ел алар 3251 булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100