news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 6-8 мартта күпфункцияле үзәкләр эшләмәячәк

6,7 һәм 8 мартта бәйрәм яллары булу сәбәпле, күпфункцияле үзәкләрнең Татарстандагы барлык филиаллары да ял итә.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанда бәйрәм ялларында күпфункцияле үзәкләр эшләмәячәк.

«6,7 һәм 8 мартта бәйрәм яллары булу сәбәпле, күпфункцияле үзәкләрнең Татарстандагы барлык филиаллары да ял итә. Күпфункцияле үзәккә килергә җыенганда моны исәпкә алуыгызны сорыйбыз», — дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.

Быел Халыкара хатын-кызлар көне сишәмбегә туры килә. 5 март — шимбә ялы 7 мартка — дүшәмбегә күчерелде. Шулай итеп, Татарстан халкы 6, 7, 8 март көннәрендә ял итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100