news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 580 мәктәп һәм 29 вуз карантинга ябылган

“Күпчелек вузларда карантин бетерелде. Моннан тыш, карантинга ябу турындагы системалы таләп гамәлдән алынды”, - дип белдерде А.Гыйльметдинов

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). 16 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча 130 мең гә якын укучы укый торган гомуми белем бирүче 580 учреждение карантинга ябылган. Аларның 31ендә авыру очраклары эпидемия бусагасыннан артып китүе, ә калган учреждениеләрнең кисәтү максатларында ябылуы билгеләп үтелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Министрлык мәгълүматлары буенча ТРның 2 меңгә якын бала тәрбияләнә торган 48 мәктәпкәчә учреждениеләрендә карантин дәвам итә. Аның 5 учреждениесендә авыру очраклары эпидемия бусагасыннан югары.
Моннан тыш, 2475 бала тәрбияләнә торган 3 шифаханә һәм 29 мәктәп-интернатларда каникуллар дәвам итә. Шулай ук 41 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм 29 вуз карантинга ябылган.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләрен кисәтү максатыннан карантинга ябу карары муниципалитетлар дәрәҗәсендә хәл ителә. Әмма Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хатлар җибәрелгән, аларда каникулларны 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәргә тәкъдим ителгән.
“Күпчелек вузларда карантин бетерелде. Моннан тыш, карантинга ябу турындагы системалы таләп гамәлдән алынды”, - дип белдерде бүген министр журналистларга биргән интервьюсында. – Һәр муниципалитет, мәгариф учреждениесе төгәл вәзгыятьтән чыгып мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә”. Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, әгәр авыру очраклары эпидемия бусагасыннан югары икән, карантинны дәвам итәргә кирәк. “Әгәр авыручылар саны эпидемия бусагасыннан шактый түбән икән, уку процессын башларга кирәк, хәзерге вакытта күп кенә мәгариф учреждениеләр эшли башлады инде”, - дип белдерде ул.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100