news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 58 полиция хезмәткәре хезмәт фатирына ордер алды

Торакның гомум мәйданы - 4 мең кв метрдан артык

  (Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 58 полиция хезмәткәренә Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайоныннан фатирларга ордер тапшырылды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан документларны ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм “Кояшлы шәһәр” ААҖ нең генераль директорының беренче урынбасары Роберт Шәймөхәммәтов тантаналы рәвештә тапшырды.

Бу юлы полиция хезмәткәрләренә  2 бүлмәле 27 фатир,  2 бүлмәле 6 һәм  3 бүлмәле 25 фатир бүленеп бирелгән. Гомум мәйдан 4182,74 кв. метр тәшкил итә.

Искәртеп узабыз: полиция хезмәткәрләрен уңайлы торак белән тәэмин итү ТР Эчке эшләр министрлыгы үткәрә торган социаль эшләрнең иң мөһим юнәлеше.

news_right_1
news_right_2
news_bot