Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 58 меңгә якын мәктәп укучысы татар телендә белем ала
Татарстанда татар телендә белем бирүче һәм аерым фәннәр рус телендә укытыла торган 591 мәктәп эшли. Аларда 82 меңнән артык укучы белем ала, шуларның 57,8 меңнән артыгы – туган телдә. ТР Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапта шундый мәгълүматлар китерелә.
«2024/2025 уку елында республикада 1402 гомуми белем бирү оешмасы эшли», - диелә ТР Хөкүмәте хисабында.
Республикада рус телендә белем бирә торган 880 мәгариф оешмасы эшли, аларда 434,5 меңнән артык бала укый. Моннан тыш, этномәдәни компонентлы 124 мәктәп бар, аларда шул исәптән чуваш, удмурт, мари, мордва (мукшы һәм эрзя), иврит телләре өйрәтелә.
Татарстанда 193,9 меңнән артык бала 1,9 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмасында шөгыльләнә. 711 балалар бакчасында татар телендә белем һәм тәрбия бирелә, аларга 27,1 мең бала йөри.
653 рус-татар балалар бакчасында 1,4 меңгә якын татар төркеме булдырылган, аларда 24,9 меңнән артык бала тәрбияләнә.
«Республика буенча туган (рус булмаган) телдә тәрбия һәм белем бирү 55,6 процент тәшкил итә», – диелә хисапта.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Министрлар Кабинетының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап 18 апрельдә җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз