news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 574 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән

«Агросила» холдингы көзге культураларны чәчү эшләрен төгәлләгән.

 (Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Көзге культуралар 61 мең гектардан артык мәйданга чәчелгән, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Аерым алганда, көзге бодай, арыш һәм шепкән чәчелгән. Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, узган көздә 46 мең гектар чамасы мәйданга көзге культура чәчелгән.

«Агросила» холдингы көзге культураларны чәчү эшләрен төгәлләгән. "Бүгенгә холдинг агрофирмалары 12 төрле авыл хуҗалыгы культурасы - бодай, арыш, арпа, солы, борчак, люпин, кукуруз, рапс, шепкән, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм азык культуралары үстерә. 2016 елда агрофирмаларда 404 мең тонна ашлык җыеп алынган. Көзге бодай уңышы гектардан 38,7 центнер тәшкил иткән, язгы бодай - 33,3, арпа – 43,9»,- дип сөйләде «Агросила» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

Быел җәмгыять агрофирмаларында 184 мең гектарга бөртекле, техник һәм азык культуралары чәчелгән. Бөтен җыелган уңышны холдинг кирәк-яраклары өчен куллану планлаштырылган, терлекчелек өчен 23 мең тоннадан артык печән, 176 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Гомумән, Татарстан буенча бүгенгә 574 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән, бу планның 97 проценты дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100