news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 570 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән

Әмма уртача дымлылык күләме былтыргыдын түбән.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Республикада 570 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, көзге чәчү вакытында һава торышы шартлары уңай булмаган. Бу явым-төшемнең аз булуы белән бәйле. Хәзергә җирләрнең 95 процентына көзге культуралар чәчелгән. Әлегә аларның потенциалы начар түгел, дип билгеләп үтте урынбасар.

“Хуҗалыкларга җирләрнең кимендә 40 процентына көзге культуралар чәчәргә киңәш итәбез. Татарстанда бөртекле культураларга 1,6 млн гектар җир билгеләнсә, шуларның ким дигәндә 640 гектарына көзге культуралар чәчү кирәк. Быел без уҗым культуралары 600 гектардан күбрәк мәйданны биләр дип ниятләгән идек, әмма сентябрь аенда көчле яңгырлар башлану сәбәпле, бу эшне туктататырга мәҗбүр булдык, гәрчә, җирләр әзерләнгән булса да”, - диде Илдус Габдрахманов.

Татарстанда, гомумән алганда, 1 млн 870,8 мең гектар җир эшкәртелгән. Шуларның 447,8 мең гектары тирән сабан белән сөрелгән. Дымлылыкка килгәндә, республика буенча аның күләме уртача 150 мм тәшкил итә. Узган ел бу күрсәткеч 180-200 мм булган. Республиканың төньяк районнары — Балтач, Арча, Әтнәдә дымлылык якынча 180-190 мм, Бөгелмә, Баулы, Ютазыда исә күрсәткечләр 2,5 тапкырга диярлек ким.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100