Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 57 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә коронавируска 8,3 мең тест ясалган.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлгән.
«Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 57 очрагы ачыкланды, республикада барлыгы 26 698 очрак булды», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Авырулар белән элемтәдә булган яки авыруга шиге булган 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә. Узган тәүлектә коронавируска 8,3 мең тест ясалган.
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жавронков әйткәнчә, узган тәүлектә республикада яшәүче 36 кеше коронавирустан терелеп беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз