Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 558 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре дәвам итә
Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына 763 күп фатирлы йорт кертелгән. Хәзерге вакытта 40 муниципаль берәмлектәге 558 объектта эш бара. Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Хөкүмәте йортындагы шимбә киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Киңәшмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, аның эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Айзатуллин сүзләренчә, программа буенча төзелеш-монтажлау эшләре – 34 процентка, ә сезонлы эшләр 27 процентка тәмамланган. Соңгы ике атнада 16 күп фатирлы йортта капиталь ремонт төгәлләнгән. Алар Казан, Чаллы шәһәрләре, Лаеш, Әлмәт, Спас, Зәй, Сарман һәм Лениногорск районнарында урнашкан.
Министр социаль һәм мәдәни объектларны, гидротехник корылмаларны капиталь төзекләндерү барышы турында да сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз