Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә
Татарстанда 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышта катнашучыларның 1017 тол калган хатыны яши. Әлеге мәгълүматларны бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.
Аның сүзләренчә, соңгы ун елда сугышта катнашкан исән ветераннар саны ун тапкыр диярлек кимегән.
Министрлык белешмәсе нигезендә, бүгенге көнгә 21 сугыш инвалиды, сугышта катнашып, инвалид булган 51 кеше, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хезмәтен хәрби частьләрдә, хәрби уку йортларында узган 20 кеше, «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән 64 кеше, концлагерьларда тоткын газапларын кичкән 77 кеше, 5301 тыл хезмәтчәне, сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучыларның 1017 тол калган хатыны яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз