news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 553 авыл кибетендә Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГАИС) кертелгән

Бу республика сәүдә объектларының 19 процентын тәшкил итә.

 (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Татарстанда 553 авыл кибетендә Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) кертелгән, бу республика сәүдә объектларының 19 процентын тәшкил итә. Бу процесста Саба, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнары лидерлар рәтендә.

Хәзер республикада алкоголь продукциясен сата торган 7569 сәүдә ноктасы теркәлгән, аларның 2858 е - авылдагы кибетләр. Авыл кибетләре ваклап сату предприятиесе булып тора, димәк, гамәлдәге закон буенча, шәһәр сәүдә объектлары кебек якын арада берәмләп алкоголь продукциясе сатуны ЕГАИС та теркәргә тиеш.

"Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе муниципаль берәмлекләре белән бергә ЕГАИСда сәүдә объектлары берәмләп алкоголь продукциясе сатуны теркәү өчен җиһазлар булу-булмавы буенча мониторинг ясый, предприятиеләр җитәкчеләре белән сынау режимында эш башлау турында бергә-бер сөйләшүләр алып барыла. Муниципаль берәмлекләр белән берәмләп сатуны теркәү буенча авыл сәүдә объектларын бу системага тоташтыру графигы төзелгән, аларның үтәлеше атна саен контрольдә тотыла", - дип ачыклык кертте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең халык кулланылышындагы товар сыйфатын контрольдә тоту бүлеге башлыгы Светлана Груздева.

Тармак илдә легаль алкоголь әйләнешен контрольгә тотарга әзерлек уза алсын өчен система акрынлап кертелә.

Искәртеп үтик: ЕГАИС – этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияләрне җитештерү һәм сатуны дәүләт контролендә тоту өчен билгеләнгән Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot