news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 550 мең айлык социаль йөрү билетлары бастырылачак

Татарстанда 550 мең айлык социаль йөрү билетлары бастырылачак

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Альбина Фәхрисламова). Февраль өчен ташламалы айлык йөрү билетларының яртыдан күбрәге бастырылган һәм республиканың 15 шәһәре хакимиятенә җибәрелгән. Татарстанда киләсе ай өчен барлыгы 550 мең ташламалы айлык билетлар чыгару планлаштырыла. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Павел Чернов хәбәр итте.

900 мең татарстанлының социаль айлык йөрү билетлары алу хокукы бар, әмма барысы да алырга теләмәү сәбәпле, әлеге күләмдә бастыру да җитәрлек булачак, - дип белдерде П.Чернов.

Искә төшереп үтәбез, социаль айлык билетларны пенсия һәм бервакытлы акча түләүләре алына торган - "Татарстан почтасы" ДУП, "Ак Барс" банкы һәм "Россия Саклык банкы" бүлекләрендә сатып алырга мөмкин. Эчке эшләр һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыклары һәм социаль хезмәткәрләр ташламалы айлык йөрү билетларын эш урыныннан алачак. Якындагы ике көндә ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар, күп балалы гаилә балалары өчен 66 мең социаль айлык билет бастырылачак.

П.Чернов сүзләренчә, транспорт предприятиеләре социаль айлык билетлар һәм ташламалы йөрү хокукы булмаганнар сатып алган бер кулланылышлы билетлар исәбенә ел ахырына кадәр 1,5 миллиард сум күләмендә өстәмә керем алырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot