news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 55 процент мәйданда кукуруз җыеп алынган

Республикада кукуруз 201,4 мең гектарда чәчелгән.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 110,6 мең гектарда кукуруз җыеп алынган. Бу планның 55 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада кукуруз 201,4 мең гектар мәйданда чәчелгән. Әлеге мәйданның бер өлешеннән ашлык җыелачак.

Буа, Биектау, Мамадыш һәм Нурлат районнарында ашлык өчен кукуруз җыюга керешкәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot