news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 55 мең сугыш ветераны яши

Бу сан узган елга караганда 10 меңгә кимрәк.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2 майга республикада 55 034 сугыш ветераны исәпләнә. Аларның саны узган елга караганда 10 меңгә кимрәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан  хәбәр иттеләр.

Республика ветераннарының 2055е – сугыш инвалиды, 515е – гамәлдәге армия составына кермичә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 195е – “Ленинград блокадасы” күкрәк тамгасы белән бүләкләнүчеләр.

Моннан тыш бүген Татарстанда 205 концлагерь тоткыны, 39 726 тыл хезмәтчәне исән. Шулай ук Татарстанда 12 338 сугыш ветераны һәм инвалидларының тол хатыны яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot