news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары 29 апрельдә таратыла башлаячак

Җыелмаларны ялгыз пенсионерлар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак.

Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары 29 апрельдә таратыла башлаячак
Рамил Гали

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанда 55 мең мохтаҗ кеше өчен азык-төлек җыелмасының беренче өлешен 29 апрельдә тарата башлаячаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Якын арада азык-төлек җыелмасы әзерләнәчәк. Аның беренче өлеше — 55 мең азык-төлек җыелмасын якынча 29 апрельдән 5 майга кадәр муниципаль берәмлекләргә җибәреләчәк», — диде ул.

Бу азык-төлек җыелмасын ялгыз яшәүче 65 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак.

Моннан тыш, азык-төлек җыелмасын кризистан зыян күргән үзмәшгуль кешеләрнең һәм шәхси эшмәкәрләр гаиләләренә, аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга җибәреләчәк.

«Ярдәмнең икенче партиясен 10 май тирәсендә тарата башлыйлар», — диде Ләйлә Фазлыева.

Программаны гамәлгә ашыруда республика волонтерлар хәрәкәте, Татарстанның барлык районнары хәйриячеләрен һәм активистларын берләштергән «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100