news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 540тан артык кеше гараж амнистициясеннән файдаланган

Гараж амнистиясе шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гаражларны гына түгел, ә алар астындагы җир кишәрлекләрен да судсыз һәм бушлай теркәргә мөмкинлек бирә.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе тарафыннан гараж амнистиясе буенча 540 артык күчемсез милек объекты теркәлгән. Алар — 408 гараж һәм 133 җир кишәрлеге. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләде.

«Гараж амнистиясе шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гаражларны гына түгел, ә алар астындагы җир кишәрлекләрен да судсыз һәм бушлай теркәргә мөмкинлек бирә. Милек хокукын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибеннән файдалану өчен, гражданга гариза һәм тиешле документлар белән күчемсез милек объекты урнашкан урындагы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде ул.

Нәкъ менә башкарма комитет җир участогы бирү турында карар кабул итәргә һәм документларны Росреестрның Татарстан идарәсенә җибәрергә тиеш.

«Гараж амнистиясе Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә, Әлмәт, Чистай һәм Нурлат районнарында яшәүчеләр арасында популяр», — диде спикер.


news_right_1
news_right_2
news_bot