news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 54 яшьлек балыкчы боз астына китеп һәлак булган

Казанның Идел буе районы Иске Победилово бистәсендәге «Ивушка» бакчачылык җәмгыяте янында Идел елгасында шаһитлар яр буеннан 10-15 метр ераклыкта балык тоту кирәк-яраклары һәм резина итекләр табып алган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, инспекторлар һәм коткаручылар 54 яшьлек балыкчының боз астына китүен ачыклаган. Ир-атның мәетен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, хәзер бозга керү куркыныч. Әгәр дә көзге боз, куркыныч турында кисәтеп, кеше авырлыгыннан чатнап куя икән, язгы боз чатнамый, ә шунда ук җимерелә һәм боз боткасына әверелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot