news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 5320 гектар мәйданда шикәр чөгендере җыеп аласы калган

Татарстанда 5320 гектар мәйданда шикәр чөгендере җыеп аласы калган

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Республикада 5320 гектар мәйданда шикәр чөгендере җыеп аласы калган. Бу – барлык мәйданның 8 проценты дигән сүз. Узган елда шикәр чөгендере алу кызурак темпларда алып барыла иде, дип хәбәр иттеләр ТР Авылт хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Бүгенге көндә 1 миллион 680 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Узган елда исә бу вакытта татлы тамыр 255 мең тоннага күбрәк җыеп алынган иде. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 257 центнер (узган елда – 293 центнер) тәшкил итә.

Шикәр чөгендере алуда республиканың Буа районы игенчеләре әйдәп бара. Бүгенге көндә алар 309 мең тонна татлы тамыр җыеп алган. Моннан тыш, бу районда шикәр чөгендерен 6 процент мәйданда аласы калган. Буа игенчеләре барлыгы 330 мең тонна татлы тамыр җыеп алырга ниятли.

Зәй районы игенчеләре шикәр чөгендере алуны тулысынча төгәлләде, алар барлыгы 290 тонна татлы тамыр җыеп алган. Апас (алар 184,8 мең тонна татлы тамыр җыеп алган инде), Сарман (152,5 мең тонна), Нурлат (93,8 мең тонна) һәм Чирмешән (58,8 мең тонна) районнары аграрийларының эшләре дә уңышлы бара.

Бүгенге көндә Татарстанның барлыгы 11 районында шикәр чөгендере җыеп алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot