news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 53 мең баланың ата-анасы йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган

2018 елның 8 ае эчендә табиблар 8 мең ата-ананы баласына прививка ясатырга күндерә алган.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 53 меңнән артык баланың ата-анасы йогышлы авыруларга каршы прививка ясатудан баш тарткан. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Ул вакцинациядән баш тарткан әниләрнең үз балаларының гомерен куркыныч астына куюын әйтте. Былтыр Татарстанда 147 баланың бума ютәл (коклюш) белән авырганын искә алды. Аларның һәр өченчесе ата-анасы прививка ясатмагага, шушы чирне йоктырган.

Любовь Авдонина быел прививкалардан баш тартучыларның гомуми саны узган ел дәрәҗәсендә булуын әйтте. 2018 елның 8 ае эчендә табиблар 8 мең ата-ананы прививка ясатырга күндерә алган. Любовь Авдонина моның яхшы күрсәткеч булуын белдерде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot