news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 53,2 мең тонна бәрәңге җыеп алынган

Шулай итеп 2964 гектардан икенче икмәк уңышы җыеп алынган

  (Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 53,2 мең тонна бәрәңге җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 180 центнер тәшкил итә. Шулай итеп 2964 гектардан уңыш җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 45 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итәләр.
Бәрәңге алуда Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Биектау һәм ТР ның башка районнары лидерлык итә. Әмма 1,2 мең тонна уңыш алган Арча районы хезмәтчәннәре беренчелекне бирми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100