news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 52 яшьлек ир-атны хатынын һәм баласын җәберләгән өчен хөкем итәләр

Төшке аш урынына китап сатып алган улын яклаган хатынының йөзенә Нурлатта яшәүче ир-ат кайнар су сипкән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 52 яшьлек Николай Галкин җәберләү һәм балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча 2016 елның сентябреннән декабренә кадәр Нурлатта яшәүче, спиртлы эчемлекләр кулланучы Галкин даими рәвештә үзенең ун яшьлек улын һәм хатынын кыйнап торган. 24 ноябрьдә ул мәктәп ашханәсенә түләү өчен улына акча биргән. Улының акчаның бер өлешенә циркуль белән китап алганын белеп, кичен улын һәм хатынын кыйнаган. Шуның өстенә хатынының йөзенә кайнап торган су да сипкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot