news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда 52,4 мең эшсез исәпләнә

Республикада 150 мең кеше җәмәгать эшләре программасы буенча эш белән тәэмин ителгән

(Казан, 3 ноябрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин ТР Министрлар Кабинетында узган социаль–хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өч яклы комиссиясе утырышында Татарстандагы социаль–икътисади хәлне характерлаучы төп күрсәткечләрне бәян итте.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда 52,4 мең эшсез исәпләнә. Шуның 59 проценты – хатын–кызлар, 35 проценты – яшьләр. Эшсезлек дәрәҗәсе 2,7 процент тәшкил итә. 2700 кеше яңа һөнәр үзләштергән. 150 мең кеше җәмәгать эшләре программасы буенча эш белән тәэмин ителгән. 2009 елның 8 аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 14732 сум тәшкил иткән, реаль хезмәт хакы 2008 ел дәрәҗәсенең 92 процентына тигез.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100