news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 50дән артык кеше яшәгән торак пунктлар каты өслекле юл белән тоташтырылачак

125тән артык кешесе булган торак пунктлар арасында каты өслекле юл салынган.

Татарстанда 50дән артык кеше яшәгән торак пунктлар каты өслекле юл белән тоташтырылачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 50дән артык кеше яшәгән торак пунктларны каты өслекле юл белән тоташтыру ниятләнә. Бу хакта бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтте.

Аның сүзләренчә, бер ел эчендә каты өслекле юл белән тәэмин ителгән торак пунктлар уртача 30дан алып 50гә җитәргә мөмкин.

"Татарстанда 125тән артык кешесе булган барлык торак пунктлар каты өслекле юл белән тоташтырылган. Чираттагы этап - 50дән артык кеше яшәгән торак пунктлар. Тагын 50дән кимрәк кеше яшәгән торак пунктлар калачак", - диде. Министр сүзләренчә, инвесторлар килеп чыккан очракта андый урыннарда да юл салу эшләре бара.

Депутат Таһир Һадиев республикада күпме торак пунктта каты өслекле юл булмавы белән кызыксынды. Ленар Сафин 450ләп торак пункт исәпләнүен әйтте.

Быел 28 торак пунктта каты өслекле юл салынган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100