news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 500 автобус рөхсәтсез килеш шәһәрара маршрутларда йөри

“Соры” пассажир йөртүчеләрдә еллык акча әйләнеше якынча миллиард сум тәшкил итә.

Татарстанда 500 автобус рөхсәтсез килеш шәһәрара маршрутларда йөри
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Татарстанда 500 автобус рөхсәтсез килеш шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташый. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Транспорт идарәсе җитәкчесе Алексей Сидоров хәбәр итте.

“Республикада 500 чамасы ялган заказлы автобус санадык. Алар еллык акча әйләнеше якынча миллиард сум тәшкил итә. Бу акча казнага керми. Шул сәбәпле, рәсми ташучылар оттыра. Алар пассажирга сатылган һәр билеттан салым түли”, – диде транспорт идарәсе җитәкчесе.

Ялган заказлы маршрут атобусларының күпчелеге Чистай, Чабаксар, Йошкар-Ола, Чаллы һәм Әлмәт юнәлешендә йөри.

"Пассажирларны йөртүчеләр даими маршрут буенча йөрү хокукы алу өчен конкурс узарга һәм таныклык алырга тиеш. Күп кенә оешмалар салым түләүдән һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүдән качу өчен рәсми төстә эш итми”, - диде Алексей Сидоров.

Рәсми булмаган йөртүләр дәүләт бюджетына зыян китерүдән тыш, пассажирлар гомерен дә куркыныч астына куя.

“Мисал өчен, маршрутка чыгу алдыннан техник карау һәм рейс алды медицина тикшеренүе узу сыйфаты буенча сорау туа. Транспорт куркынычсызлыгы буенча тагын бер мөһим мәсьәлә: еш кына “соры” йөртүчеләр пассажирлардан башка гына посылкалар алалар, аның эчендә нәрсә булуын беркем белми”, - дип ачыклык кертте Транспорт идарәсе җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100