news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 50 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган

Татарстанда 50 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда күп балалы гражданнарның җир кишәрлекләре бирү турындагы гаризалары буенча исемлекләргә 72,2 мең гариза бирүчене кертү турында карар кабул ителгән. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң күп гариза бирүчеләр Казанда (18,1 мең) һәм Чаллыда (9,4 мең) теркәлгән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 55,1 мең җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шуларның 9,1 меңе - Казанда, 3,4 меңе - Чаллыда.

Гомумән алганда, Татарстандагы күп балалы гаиләләргә 50,7 мең җир кишәрлеге бирелгән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot