Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 50 меңнән артык бала бушлай юллама алачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2025 елда Татарстанда 50 меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алачак. Алар тулысынча республика бюджеты хисабына түләнә, дип хәбәр итте ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.
«Ташламалы категорияләр - авыр тормыш хәлендәге һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган балалар - муниципаль, палаткалардан торган, хезмәт һәм ял лагерьларында һәм мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. ТР Рәисе ярдәме белән быел республика бюджетыннан мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын (алар 7 меңнән артык) ялын оештыруга өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде», – дип искәртте ул.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның ялы өчен һәр лагерьда 3 процент юллама броньланган. Быелгы сәламәтләндерү кампаниясендә 550 бала «Менталь сәламәтлек» программасы буенча ял итәчәк. 2025 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 3 мең баланың ялын оештыру ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз