Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 50 елдан соң яңа температура рекорды куелды
Казанда чираттагы температура рекорды куелды. Кичә, 24 апрельдә, Татарстан башкаласында һава температурасы +22,8 градуска кадәр җитте. Соңгы тапкыр мондый югары температура 50 ел элек диярлек, 1975 елда теркәлгән иде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Бу көндә температура рекорды кабатлануы Казан-Аэропорт метеостанциясе мәгълүматларыннан билгеле булды.
5 апрельдә Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы күрсәткече 2020 елгы һава температурасы рекордын узып китте, ул көнне +16 градуска кадәр җылыткан.
Искәртик, атна азагында Татарстанда +26 градуска кадәр җылылык көтелә. 28-29 апрельдә республика бик җылы һава массалары зонасында була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз