Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 5 районны хезмәт күрсәтә торган Котлы-Бөкәш подстанциясе реконструкциядән соң ачылды
Ул Идел буе һәм Урал энергия системасы звеносы булып тора
(Балык Бистәсе районы, 16 декабрь, "Татар-информ", Юлия Ревина). Бүген Татарстанның Балык Бистәсе районында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Котлы Бөкәш подстанциясен ачу тантанасы булды.
“Бүгенге вакыйга Татарстанның биш районы, Казан, Удмуртия һәм Киров өлкәсендә яшәүчеләр өчен энергия системасында ышанычлы звено барлыкка килүен аңлау мөмкинлеге бирә. Бу кешеләр тулы тормыш белән яши һәм хезмәт куя ала дигән сүз”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Подстанцияне ачу тантанасында “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, реконструкциядән соң подстанция ачылышы истәлекле вакыйга, чөнки быел Идел буе электр челтәре ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, подстанциягә куелган җиһазлар Россиядә җитештерелгән.
Котлы Бөкәш подстанциясе "Сетевая компания"нең система төзүче подстанцияләренең берсе булып тора һәм Идел буе белән Урал энергия системаларын бәйли, шулай ук Түбән Кама һәм Казан кебек энергия районнары арасында транзит звеносы санала. Подстанция Саба, Теләче, Мамадыш, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарын энергия белән тәэмин итә. Ул 1966 елда файдалануга тапшырылган булган.
Барлык эшләр дә гамәлдәге подстанция территориясендә кулланучыларны чикләмичә генә үткәрелгән.
Подстанция директоры Илшат Галимҗанов белдергәнчә, реконструкция нәтиҗәсендә, Казан төбәген энергия белән тәэмин итү схемасы арттырылды, бу Татарстан башкаласында 2015 елда спортның су төрләре буенча ДЧ һәм 2018 елда футбол буена ДЧ үткәрелү белән бәйле.
Подстанциядә реконструкция барышында гомумподстанция пункты идарәсе, остаханә, насос биналары төзелгән, инженер-техник сак чарасы кертелгән, видеокүзәтү урнаштырылган, территория төзекләндерелгән.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз