Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 5 ноябрьдән беренче тапкыр коронавирусның 200дән кимрәк очрагы теркәлде
Республикада яшәүче 1 654 785 кеше вакцинаның ике дозасын да ясаткан.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын 193 кеше йоктырган. Быелның 5 ноябреннән алып беренче тапкыр республикада теркәлгән авыручылар саны 200дән түбән төште. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«59 кеше хастаханәгә салынган, 134 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда 98 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус инфекциясен йоктыруның 32 очрагы, Яшел Үзәндә 15 очрагы, Түбән Камада 11 очрагы теркәлгән. Бер көндә Covid-19 белән авыручылар 21 муниципаль берәмлектә теркәлгән.
Шулай итеп, 8 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан алып «коронавирус инфекциясе» диагнозы 39 850 тапкыр куелган. Татарстанда 33 110 кеше (узган тәүлектә — 246 кеше) коронавирустан терелгән.
Татарстанда барлыгы 2 141 824 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 654 785 кеше вакцинаның ике дозасын, ә бер көндә 25 901 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз