Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 5 меңнән артык гаилә ана капиталын балаларга белем бирү өчен кулланган
Татарстанда биш меңнән артык гаилә ана капиталы акчасын балаларга белем бирү өчен файдаланган. Бу — дәүләт ярдәмен куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондның ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.
«Ана капиталы акчалары белән түләнә торган белем бирү хезмәтләре мәктәп яки югары уку йорты белән генә чикләнми — акчаны балалар бакчасына, түгәрәкләргә, секцияләргә һәм курсларга да юнәлтергә мөмкин. Иң мөһиме — оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш. Гариза онлайн яки Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең клиентлар хезмәтендә бирелә», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Программа гамәлгә кертелгәннән бирле республикада 50 меңнән артык гаилә ана капиталын балаларны укытуга юнәлткән.
2026 елда ана капиталының күләме:
- беренче бала өчен 728 921 сум;
- икенче яки аннан соңгы балалар өчен 963 243 сум.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз