news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 5 мең кеше финанс пирамидалары корбаны булган

Татарстанда билгеле өч финанс пирамидасы буенча тикшерү эшләре тәмамланган.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда билгеле өч финанс пирамидасы буенча тикшерү эшләре тәмамланган. Болар - “КПК РОСТ” ҖЧҖ, “Кредит үзәге” һәм “Сберфинанс” кредит кулланучылар кооперативлары. Республикада 5 мең кеше финанс пирамидалары корбаны дип табылган. Бу хакта бүген журналистларга ТР Эчке Эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин идарә тармагының еллык матбугат очрашуында әйтте.

“Финанс пирамидалары китергән зыянның суммасы зур. Бүген тикшерү эшләре тәмамланды, җинаять эше материаллары белән танышу этабы бара. Татарстанга килгән зыян 1 млрд 478 мең сум тәшкил итә. Финанс пирамидалары корбаны - 5 мең кеше. Әмма әле якынча тикшерү стадиясендә тагын 20 җинаять эше бар. Тикшерү астында 32 кеше. Шуның 12се кулга алынды”, - диде идарә башлыгы.

Илдар Сафиуллин сүзләренчә, тагын 6 кулланучы кооперативына карата җинаять эшләре карала.

Исегезгә төшерик, бүген Эчке эшләр министрлыгында икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәте көне уңаеннан, еллык брифинг узды. Анда Татарстанда узган ел 2,5 меңнән артык икътисади җинаять очрагы ачыклану, Сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшерү эшләре дәвам итәчәге һәм республикада быел ялган акчадан файдалану, кулланылыштан алынган ялган аракы очраклары турында да сөйләделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100