news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 5 мең инвалид спорт белән шөгыльләнә

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җайлаштырылган спорт заллар һәм аларга йөрер өчен финанс мөмкинлекләр кирәк

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Бүген “Олимп” спорт-мәдәни комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спортны үстерүгә багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистларның сорауларына Татарстан физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина җавап бирде.
“Безнең спорт җәмгыяте 15 ел элек оештырылды, - диде ул. – Бу елларда күп нәтиҗәләргә ирештек. Элек без сабантуй, фестивальләр генә үткәрсәк, бүген шахмат, шашка, ату, өстәл теннисы, туристлык буенча чемпионатлар үткәрелә. Безнең җиңүчеләр – Татарстан чемпионнары – республиканың җыелма командасы составында Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге чараларда катнаша.
Фәридә Сафиуллина сүзләренчә, әлегә Татарстанда инвалидлар өчен спорт үстерелмәгән. Әмма аның белән шөгыльләнүчеләр саны даими үсә: “Әгәр элек 200–300 кеше турында гына әйтсәк, бүген алар 5 меңгә якын. Интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүче инвалид балалар да җәлеп ителгән”.
Җәмгыять эшчәнлегендә очрый торган проблемалар турындагы сорауга җавап биргәндә Фәридә Сафиуллина: “Кызганычка каршы, барлык спорт корылмалары да коляскада йөрүче инвалидлар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә торган итеп җайлаштырылмаган. “Олимп” спорт-мәдәни комплексы искәрмә булып тора. Бүген журналистлар моны үзләре күреп ышанды: биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен баскетбол үткәрелде.
Спорт белән шөгыльләнергә теләкләре булган кешеләрне бушлай спорт шөгыльләндерү икенче мәсьәлә булып тора. Бүген бинаны арендалау мәсьәләсе кискен тора. Нигездә мөмкинлекләр чикләнгән кешеләр спорт зал хуҗалары белән төзелгән килешү нигезендә билгеле сәгатьләрдә ягъни кеше аз йөри торган вакытта шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100