Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 5 кеше утырган көймә Кама пристаненә килеп бәрелгән, бер кеше һәлак булган
Узган төндә Чистайда Кама елгасы буенда фаҗига булган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, биш кеше утырган көймә пристаньга килеп бәрелгән. Фаҗига Гуськов урамындагы 60 нчы йорттан ерак түгел булган. Һәлакәттә бер хатын-кыз пассажир һәлак булган. Дүрт кеше имгәнгән, аларны үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Хатын-кызларның берсе госпитализациядән баш тарткан.
Көймәдә биш кеше булган: көймә белән ир-ат идарә иткән, ә дүрт хатын-кыз аның пассажирлары булган. Якынча версия буенча, судно йөртүчесе тәүлекнең караңгы вакытында куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, идарәне югалткач һәм киртәгә килеп бәрелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз