news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 5 июльдә кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар, +26 градуска кадәр җылылык көтелә

Татарстанда 5 июльдә һава торышы тотрыксыз булачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, көн дәвамында алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар явачак, боз явуы да ихтимал.

Җил көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, шул ук вакытта урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Һава температурасы көндез +21..+ 26 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot