news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +5 градуска кадәр җылыта, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

Татарстанда иртәгә, 20 мартта, температура фонының күтәрелүе фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көн алмашынучан болытлы булачак. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, төнлә җепшек кар, көндез яңгыр явачак.

Көньяктан талгын җил исәчәк. Юлларда урыны-урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Көннең караңгы вакытында һава температурасы 0..-5 градус (ТР башкаласында -1..-3 градус) тәшкил итәчәк. Көндез һава 0..+5 градуска кадәр җылыначак (Казанда +2..+4 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot