Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 5 градуска кадәр җылылык һәм томан көтелә, Казанда явым-төшем туктаячак
Бүген Татарстанда болытлы һәм аномаль җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә ява башлаган җепшек кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем урыны-урыны белән генә дәвам итәчәк.
Урыны белән, ТР башкаласын да кертеп, томан төшәчәк. Моннан тыш, юлларда кайбер урыннарда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә.
Бик салкын булмаган төннән соң көндез һава +1..+5 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +3..+5 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз