news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +5 градуска кадәр җылы һәм көчле җил көтелә

Татарстанда +5 градуска кадәр җылы һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Татарстанда көндез +5 градуска кадәр җылы булачак, көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга җитәчәк. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава фаразлана. Көндез 0.. +5 градус җылы булуы көтелә, юлларда бозлавык.

Фаразларга караганда, якын көннәрдә Татарстанда һава торышында җитди үзгәрешләр көтелми. Синоптиклар җылы көннәр вәгъдә итә. Мондый һава торышы шартлары карның салмак эрүенә китерәчәк, диләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot