Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 5 чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшырганда 100 бал җыйды
Татарстанда 5 чыгарылыш укучысы берничә фәннән БДИны яңадан тапшырганда 100 бал җыйган .
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, түбәндәге укучылар информатикадан нәтиҗәләрен «йөз»гә кадәр яхшырткан:
Самир Хәмәтдинов – Чаллының 76 номерлы гимназиясенең чыгарылыш укучысы;
Давид Хаҗиев – Казанның 177 номерлы лицееның чыгарылыш укучысы;
Тимур Гафаров – Түбән Каманың 24 номерлы лицей-интернатының чыгарылыш укучысы.
Шулай ук Казанның 6 номерлы гимназиясен тәмамлаган Роман Алтынов профильле математиканы 100 баллга яңадан тапшырды, ә 9 номерлы мәктәптән (Казан) Рената Әхмәтшина рус әдәбиятыннан имтиханны яңадан тапшырудан соң иң югары нәтиҗәгә иреште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз