news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 4,7 млн тонна ашлык җыелган

Татарстанда бөртеклеләр 88% мәйданда җыелган. Барлыгы 4,7 млн тонна ашлык җыелган. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 37 центнер тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов регионның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Татарстан Президенты искәрткәнчә, бу атнада Әтнә һәм Нурлат районнары урып-җыюны төгәлләделәр. Башка күп кенә районнар да урып-җыю кампаниясен тәмамларга якын, диде ул.

Татарстанның барлык муниципалитетлары белән видеоконференция форматында киңәшмә узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot