news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 45 кеше коронавирус йоктырган

8 июльдә белгечләр ковидка 8,3 мең тест ясаган.

Татарстанда 45 кеше коронавирус йоктырган
Владимир Васильев

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 45 яңа очрагы теркәлгән.

«Узган тәүлектә Татарстанда 45 кеше ковид белән авырган. Республикада вирус йоктыру очраклары 22 806га җитте», — дип хәбәр итте Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, 8 июльдә белгечләр ковидка 8,3 мең тест ясаган.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, Татарстанда узган тәүлектә 25 кеше коронавирустан терелгән, ә барлыгы 24 мең кеше дәваланып беткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot