Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 438 млн сумга өч спорт объекты төзеләчәк
Аксубайда — футбол кыры, Буада — универсаль спорт залы, Яшел Үзәндә ябык футбол манежы барлыкка киләчәк.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Буа, Аксубай һәм Яшел Үзәндә гомуми бәясе 438 млн сумлык яңа өч спорт объекты барлыкка киләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Төзү-монтажлау һәм башка эшләр башкару, шул исәптән җиһазларны урнаштыру һәм монтажлау. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 438 млн 306 мең 17 сум тәшкил итә», — дип хәбәр ителә документларда.
Буада универсаль спортзалга — 367 млн, Аксубайда футбол кырына — 27 млн чамасы, Яшел Үзәндә манеж төзүгә 44 млн сум акча тотылачак.
Барлык объектларны да 2021 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз