news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 4200гә якын автомобиль газ-мотор ягулыгында эшли

750дән артык җәмәгать транспорты гадәти ягулык төрләре урынына газ куллана.

Татарстанда 4200гә якын автомобиль газ-мотор ягулыгында эшли
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Динара Прокопьева). Татарстанда 4200гә якын автомобиль газ-мотор ягулыгында эшли, аларның 20 проценты – пассажир транспорты. Бу мәгълүматларны “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфраструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Рамил Сәхәпов әйтте.

“Хәзерге вакытта 4200гә якын автомобиль тыгызланган табигый газ метанында эшли. Даими пассажир маршрутларында табигый газда эшләүче автобуслар республика буенча 756 берәмлекне тәшкил итә”, - диде Р. Сәхәпов.

Аның мәгълүматлары буенча, республиканың агросәнәгать комплексында якынча 300 автомобиль, шул исәптән авыл хуҗалыгы техникалары да, газга эшли. Моннан тыш, республикада газ ягулыгында эшли торган 150 дән артык коммуналь техника бар.

Рамил Сәхәпов белдерүенчә, җәмәгать транспортын газ ягулыгына күчерү буенча, Татарстан шәһәрләре арасында Яр Чаллы - беренче урында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100