news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 4,2 млн тонна ашлык һәм 1,8 млн тонна чөгендер җыеп алырга планлаштыралар

Татарстанда 4,2 млн тонна ашлык һәм 1,8 млн тонна чөгендер җыеп алырга планлаштыралар
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда быел 4,2 млн тонна ашлык, 1,8 млн тонна шикәр чөгендере һәм 1 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә җыеп алу планлаштырыла. Бу төп авыл хуҗалыгы культураларын җитештерү фаразларыннан билгеле булды. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Оренбург өлкәсендә Идел буе федераль округы субъектларында урып-җыю эшләрен уздыру буенча киңәшмәдә сөйләде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Һава шартларын хәзер үсемлекләр өчен уңайлы, дип бәяләргә мөмкин. Нәтиҗәле температуралар суммасы норматив күрсәткечләрдән бераз югарырак һәм уртача 645 градус тәшкил итә. Апрель-июнь айларында уртача 143 миллиметр явым-төшем яуган, басуларда дым җитәрлек», - диде Җәббаров.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда чәчүлек мәйданнары 2,7 млн гектарны били, шул исәптән 1,3 млн гектарда бөртекле культуралар, 580 мең гектарда майлы культуралар, 53,8 мең гектарда шикәр чөгендере һәм 706 мең гектарда азык культуралары чәчелгән.

Республикада 44 элеватор бар, аларда берьюлы 2,6 млн тонна ашлык сакларга мөмкин. Моннан тыш, хуҗалыкларда 2,2 млн тоннага якын ашлык саклау өчен склад бүлмәләре бар.

Җәббаров киңәшмәдә катнашучыларны «Агроволга – 2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә дә чакырды. Ул 9 июльдән 11 июльгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак.

Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин Идел буе федераль округының көньяк төбәкләрендә урып-җыю кампаниясе якын арада ук башланачак, дип өстәде.

Ул авыл хуҗалыгы культураларын җыю срокларын үтәргә чакырды. «Идел буе федераль округының көньяк төбәкләре - илдә иң уңдырышлылардан. Аларның бердәм эше - уртак уңыш нигезе. Инде хәзер үк ресурсларны төгәл координацияләүгә, вакытында мәгълүмат бирүгә, иминиятләштерүгә һәм логистикага юнәлергә кирәк. Мондый алым белән генә нәтиҗәле урып-җыюны югалтуларсыз тәэмин итеп була», - дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot