news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 400 мең кв. метр чамасы торак файдалануга тапшырылган

Татарстан Хөкүмәте Йортында торак төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). 14 февральгә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда социаль ипотека, күпфатирлы торак, инвестицион, аз катлы торак төзелеше программалары буенча 387,2 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2020 елга Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча гомуми мәйданы 273,6 мең кв. м булган 4970 фатирлы 132 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2020 елның 14 февраленә статистика органнарына 5,2 мең кв. м мәйданлы 108 фатирлы 10 йорт буенча хисап тоттылар.

2020 елның тагын 120 объекты төрле әзерлек дәрәҗәсендә. 101,2 мең кв.м мәйданлы 26 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә, 68,6 мең кв.м мәйданлы 52 объект уртача әзерлек дәрәҗәсендә, 98,5 мең кв.м мәйданлы 42 объект түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м торак мәйданлы 177 күпфатирлы йортны файдалануга тапшыру каралган. Нигездә, алар иске кагыйдәләр буенча, ягъни турыдан-туры төзүчеләргә тапшырыла торган өлешчеләр акчасына төзелә.

Төгәллек кертелгән мәгълүматлар буенча, 217,3 мең кв. м мәйданлы 30 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган инде. Шул ук вакытта 2020 ел объектлары төрле әзерлек стадиясендә. Шулай итеп, 74 йорт (70-100 процент) югары әзерлек дәрәҗәсендә, 60 йорт (30-70 процент) уртача әзерлек дәрәҗәсендә, 13 йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, 2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданлы 10680 йорт төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2020 елның 14 февраленә 164,7 мең кв. м мәйданлы 1 267 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган.

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча авылда белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе карала.

Киңәшмәдә муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең уртача хезмәт хакы мәсьәләләре каралды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын авылда уртача хезмәт хакларына юнәлтте. Ул муниципаль районнарда кайбер оешмаларда хезмәт хакы минималь түләү күләменнән түбән булуын искәртте.

«Авылда уртача хезмәт хакы барлык билгеләнгән законнарга туры килергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында хезмәт хаклары күләме минималь күләмнән түбәнрәк булмаска тиешлеген искәртте. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә игътибар итәргә, муниципаль районнар башлыкларына аерым контрольдә тотарга кушты.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100