news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 40 яшьлек ир-ат станокта ике кулын да өздергән

Әлеге факт буенча ТР Тикшерү комитеты «Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстанда 40 яшьлек ир-ат станокта ике кулын да өздергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Фаҗига кичә Тукай районының Биклән авыл җирлеге территориясендә булган. Станокта эшләгән вакытта ир-атның куллары агрегатка кереп киткән. Нәтиҗәдә, эшченең ике кулы да өзелгән.

Хәзерге вакытта зыян күрүче реанимациядә ята.

Әлеге факт буенча ТР Тикшерү комитеты «Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot