news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда 40 мең сумлык чөгә балыклары тоткан браконьерлар хөкем ителәчәк

Татарстанда браконьерлыкта гаепләнүче ике ир-атка карата кузгатылган эш судка тапшырылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү фаразлавынча, февраль аенда ике ир-ат Мамадыш районының Соколка авылы янында Кама елгасында законсыз рәвештә берничә чөгә балыгы тоткан. Браконьерлар китергән зыян 40 мең сумнан артып киткән.

Ир-атлар үз гаебен таныган һәм зыянны каплаган. Эш судка тапшырылган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100